2021 елның 30 апреленнән 1 маена кадәр «Зилант» спорт комплексында 2008-2009 елларда туган кызлар арасында «Кукмара металл савыт-саба заводы»АҖ генераль иганәчесе призына волейбол буенча ачык төбәкара турнир узды. Ярышларда 7 команда катнашты: Буа, Йошкар-Ола,Казан,Кукмара, Түбән Кама,Приволжский (Марий Эл), Уржум. Җиңүче - Кукмара командасы, икенче урында-Түбән Кама шәһәре, өченчедә-Казан шәһәре командасы. Ярышларда җиңүче Команда Кубок, грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде, командалар-грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.