2021 елның 5-8 май көннәрендә Мөслим районында «Зилант» спорт мәктәбенең билбау көрәше бүлегендә шөгыльләнүче тренерлар Марес Бәдертденов, Данил Шиһапов, Энҗе Юсупова 2007-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында ТР Беренчелегендә катнаштылар. Даниил Степанов (Кукмара 3 нче урта мәктәбе) 48кг авырлык категориясендә һәм Рәмис Нурматов (Манзарас урта мәктәбе) 55кг авырлык категориясендә җиңүче булды, Илвир Хәсәнов ( Манзарас урта мәктәбе) 28кг авырлык категориясендә икенче, Илмир Хәкимов (Кукмара 3 нче урта мәктәбе) 48кг авырлык категориясендә, Адель Ганиев (гимназия) 40кг авырлык категориясендә, Рузил Тимербаев(Югары Арбаш урта мәктәбе), Алинә Яруллина (Манзарас урта мәктәбе) 52кг авырлык категориясендә бронза призерлары булдылар. Тәрбияләнүчеләрне югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз, киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез..