2021 нче елның 7 нче маенда Мамадыш шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең өстәл теннисы бүлеге тәрбияләнүчеләре 2006-2007 нче елгы, 2008-2009 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Топ –Спин» ачык турнирында катнаштылар. Айрат Нигъмәтҗанов тәрбияләнүчесе Ислам Шәфыйков (Туембаш урта мәктәбе) җиңүче булды, тренер Руслан Шәмсетдинов тәрбияләнүчесе Илназ Нәҗипов (1нче гимназия) һәм тренер Ленар Галиев тәрбияләнүчесе Рушан Байметов (4нче мәктәп) - көмеш, Әнвәр Хаҗиев ( 1нче гимназия,тренер Руслан Шәмсетдинов) – бронза призер булды.Балаларны яхшы күрсәткечләр белән котлыйбыз, алга таба укуларында һәм спортта уңышлар телибез.