«Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә.

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

      Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә.

     Теплицаларда эшләргә әзерлек әле кыш көне үк башлана: балалар проект җитәкчесе җитәкчелегендә чәчәкләр һәм яшелчә культуралары утырту белән шөгыльләнәләр. «Тәрәзә төбендә бакча» - балалар бакчачылык һәм яшелчәчелек кагыйдәләренә өйрәнгән дәресләр әнә шулай атала.

      Ә менә май аенда иң җаваплы чор башлана – уңыш алу өчен теплицага үсентеләр утырту. Ә чәчәк үсентеләре инде клумбаларга утыртырга әзер. Балаларның девизы: «Җирне кояш, ә кешене хезмәт бизи».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International