14 май-Бөтендөнья гаилә көне алдыннан, уку залы китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы А. М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8 нче сыйныф укучылары өчен. «Гаилә көне» исемле конкурс-уен программасын үткәрде. Чара барышында Гөлнара Фәритовна гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, гаилә укуы өчен әдәбиятка күзәтү үткәрде. Балалар төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар: «Аш-су», «Гаилә турында мәкаль сөйлә», «Мәхәббәт турында», «Тәмле табышмаклар», "Ромашка" кроссворды чиштеләр. Чара компьютер презентациясе белән үрелеп барды.