Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртеп узганча, сезон башланганчы Татарстан сулыкларында коену тыела.

2021 елның 16 мае, якшәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртеп узганча, сезон башланганчы Татарстан сулыкларында коену тыела.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда әлегә коену сезоны ачылмаган дип искәртә.

Барлык сулыкларда, хәтта коену өчен җиһазландырылган пляжларда да коену тыела. Статистика буенча, суда үлү очракларының 80% ы җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коену вакытында килеп чыга. Үлемнең төп сәбәпләре-температура төшүдән, су асты предметларына бәрелү, шулай ук балаларны караучысыз калдыру.

Тыюның үтәлешен муниципалитетларның административ комиссияләре күзәтә.

Административ комиссияләр вәкилләре җиһазландырылмаган урыннарда коенган өчен "ТР территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу" ТР КоАП 3.10 ст. буенча беркетмәләр төзи. Кагыйдә бозучыларга 1 меңнән 1,5 мең сумга кадәр штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International