Әңгәмә-диспут «Бәхетле гаиләне ничек син күз алдына китерәсең?»

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

15 майда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән "Халыкара гаилә көне" бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Халыкара гаилә көне кысаларында Мамашир авылы китапханәсендә «Бәхетле гаиләне ничек син күз алдына китерәсең?» дип исемләнгән әңгәмә-диспут узды. Башта китапханәче катнашучыларга әлеге бәйрәмнең традицияләре турында сөйләп узды шигырьләр укыды. Гаиләнең әһәмияте турында мәкальләр һәм әйтемнәрне зйтеп узды. Катнашучыларга А. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» китабы белән танышу шулай ук кызыклы иде. Бу китап диспутның күп кенә сорауларына җавап булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International