Әсән-Елга авылы китапханәче өлкән сыйныф укучылары өчен “Без сәламәтлекне сайлыйбыз” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга ВИЧ авыруының ничек барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Бу авыруны йоктырмас өчен, нәрсә эшләргә кирәклеге турында әйтелде. Чара презентация белән үрелеп барды.