Тәрбия сәгате «Тормыш яме-гаилә белән»

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - иң кадерлесе, һәр кеше тормышында булган иң мөһиме. Шушы уңайдан Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тормыш яме-гаилә белән» дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балалар үз гаиләләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, гаиләнең әһәмияте турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International