«Китапханә буйлап сәяхәт» экскурсия-танышу

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

19 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ядегәр урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен китапханәче Алсу Баһавиева «Китапханә буйлап сәяхәт» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Экскурсия барышында балалар китапханә, китаплардан файдалану кагыйдәләре, китап күргәзмәләре, төрле хезмәт күрсәтү зоналары белән танышты. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты, табышмакларга җавап бирде, викторина сорауларына җавап бирде, китаплар һәм журналлар карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International