18 май көнне «яшь атлетлар» махсус олимпиада проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Алексеева Наталья Петровна I һәм II –коррекцион төркем балалары катнашында «сәламәтлеккә сукмак» дигән спорт бәйрәме үткәрде.
Чараның максаты-уртак уен гамәлләре барышында Күңелле кәеф атмосферасы тудыру, рекреацион күнекмәләрен үстерү, әйләнә-тирә мохитне һәм эрудицияне киңәйтү, сәламәт яшәү рәвешенә гадәт формалаштыру.
Бәйрәм берничә этаптан торды: башта балалар белән күнегүләр үткәрелде, аннары командаларны спорт марафоны көтә иде. Балалар «чылбыр», «точь в ночь», «иң җитез», «кайнар бәрәңге», «Боулинг», «туплар белән уеннар», «сукмак»конкурсларында катнаштылар.
Бәйрәм балаларга аларның ярыш рухын күтәрергә ярдәм итте, командада эшли белү, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Чарада катнашучыларның барысы да бик күп уңай һәм шатлык алдылар.