Иске Юмья авылы китапханәчесе яшьләр өчен “Терроризмның чиге юк” дип исемләнгән гражданлык дәресе үткәрде. Күргәзмә янында балалар белән милләтара толерантлык, дуслык һәм үзара аңлашу булдыру, республиканың күпмилләтле яшьләр арасында террорчылыкны профилактикалау проблемалары турында фикер алыштылар. Барлык балаларга да "Терроризм - җәмгыятькә куркыныч янау" дигән белешмә бирелде.