Зур Кукмара авылы китапханәчесе урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары белән “Алда юллар, кайсын сайларга” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл үткәрде..Укучыларга һөнәр, профессия сүзләренең мәгънәләре аңлатылды. Әлеге тема буенча викторина, мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсы да үтте. Әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелде. Чара ахырында укучыларга уку йортларын сайлаганда яхшылап уйлап, аласы профессиянең уңай һәм тискәре якларына игътибар итәргә кирәклеге әйтелде. Укучыларга иң изге теләкләр әйтелде.