Аш-Буҗи авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Эшләр яхшы” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балалар хезмәт турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, кроссвордлар чиштеләр. Чара слайд-презентация күрсәтү белән үрелеп барды.