Туган якны өйрәнү сәгате “Кукмара: кичә, бүген, иртәгә”

2021 елның 25 мае, сишәмбе

25 май көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Шәмәрдән китапханәчеләре һәм китапханәнең актив укучылары кунакта булды. Алар  өчен китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы ремонттан сон яңартылган китапханәгә экскурция үткәрде. Ул китапханә, анда ничек,кайдан яраткан китабыңны алырга була, китапханәнең фонды, вакытлы матбугат, ай саен яңартылып торучы китап күргәзмәләре белән тирәнтен таныштырды. Очрашу китапханәнең конференциялар залында дәвам итте. Биредә Лилия Рәис кызы күрше районнан килгән кунаклар өчен “Кукмара: кичә, бүген, иртәгә” дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Кунакларга Кукмара турында презинтация күрсәтелде, Кукмара тарихы, аның  үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бай мәгълүмат җиткерелде. Килгән кунакларның Кукмара, китапханә турындагы кызыксындырган сорауларына җавап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International