«Приглашаем в Книжкин дом, вам уютно будет в нём!» экскурсия-танышу

2021 елның 25 мае, сишәмбе

25 май көнне С. В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе мөдире Зөлфия Гатауллина А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 1г сыйныф укучылары өчен «Приглашаем в Книжкин дом, вам уютно будет в нём!» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Экскурсия барышында балалар китапханә һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре, китап күргәзмәләре, төрле уен зоналары, хезмәт күрсәтү зоналары белән танышты. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде, китаплар һәм журналларнв зур кызыксыну белән карад. Чара абонементта тәмамланды, балалар китаплар сайлады, өйдә уку өчен китаплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International