Кукмарада Россия эшмәкәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Чаралар 13.00 сәгатьтә башлана.

26 майда, Россия эшмәкәрләре көнендә, Кукмарада бәйрәм чаралары узачак.

13.00 сәгатьтә Кукмара район китапханәсендә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән «КУЭка ярдәм чаралары»дигән темага түгәрәк өстәл узачак. Биредә үк 14.00 сәгатьтә КУЭ субъектлары Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе белән очрашачак.

19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Комсомол мәйданында балалар һәм өлкәннәр өчен концерт, спорт уеннары һәм дискотекалар оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International