Күңелле спорт ярышы

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” тернәкләндерү  үзәгендә инвалид балалар өчен 2021 елның 26 май көнендә социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы  күңелле спорт ярышы оештырды.

        Балалар ике командага бүленеп, визит карточкасы, команданың исемен һәм девизын әзерләделәр.   Соңыннан барысы да зур теләк, җиңүгә омтылыш белән күңелле узган ярышларда катнаштылар.

       Бу ярыш уен формасында узганга күрә, балалар зур кызыксыну белән катнаштылар. Урыннан еракка туп ату, скакалка белән сикерү  һәм башка кызыклы уеннар балалар өчен бик файдалы һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International