«Библиотека – город твоих друзей» экскурсия-танышу

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Ядегәр урта  мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары китапханәбездә экскурсиядә булды. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларны китапханә белән, яңа кайткан китаплар, газет-журналлар белән таныштырды. Балалар өчен дәрес хәзерләргә, ял итү һәм вакытларын файдалы итү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Укучылар “Китапханә-дуслык шәһәре” дип исемләнгән презентация карады, интеллектуаль уеннарда катнашты. Өр-яңа китапханәдә кунакта булу балалар күңелендә истәлек булып сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International