Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
29 майның 04 сәгатьтән, 21 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 маенда иртән һәм көндез урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр (Казанда 15-20 метрга кадәр) көчәюе, урыны белән боз явуы көтелә. Минималь һава температурасы төнлә +10..+13˚. Көндез максималь һава температурасы +26..+31˚.