«Не дари свою жизнь сигарете» дәрес-кисәтү

2021 елның 28 мае, җомга

28 май көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 1 нче гимназиянең Ч.Т. Айтматов исемендәге 6б сыйныф укучылары өчен китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья тәмәкесез көненә багышланган «Не дари свою жизнь сигарете» дип исемләнгән дәрес-кисәтү үткәрде. Укучылар тәмәкенең барлыкка килү тарихы белән танышты, тәмәке тартуның куркыныч нәтиҗәләре, дөньяда бу начар гадәттән күпме зыян күрүе һәм һәлак булуы турында белде. Чара тәмәке тартуны профилактикалау буенча китаплар күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International