«Спасибо, пожалуйста, здравствуйте…» әдәплелек дәресе

2021 елның 28 мае, җомга

28 май көнне С.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен китапханәчесе Алсу Баһавиева «Спасибо, пожалуйста, здравствуйте…» дип исемләнгән әдәплелек дәресе үткәрде. Ул балаларга әдәпле кешенең төп кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда катнашты. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International