Сәламәтлек дәресе “Тәмәке тарту - синең сәламәтлегеңә дошман”

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

 Зур  Кукмара урта  мәктәбендә 6 сыйныф укучылары белән "Тәмәке тарту - синең сәламәтлегеңә дошман" дип исемләнгән  сәламәтлек дәресе уздырды. Укучыларны тәмәке, аның барлыкка килү тарихы белән таныштырды.  Тәмәке тарту кешеләргә бик күп зыян китерә, хәтта үлемгә дә алып барырга мөмкин икәнлеге әйтелде. Шулай ук укучылар тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International