Балаларны яклау көне

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Җәй - ул бик матур вакыт, яллар һәм каникуллар вакыты. Балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр күбрәк вакытны һавада, табигатьтә уздыра. 1 июнь көнне Үзәк һәм С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчеләре Комсомол мәйданында җәйге уку залы оештырды. Балаларны яклау көненә багышланган «Ата-ана мәхәббәтенең зирәклеге» һәм «Балачак илендә» дип исемләнгән күргәзмәләре оештырылды.

Уку елы ахырында Кукмара районы белем бирү учреждениеләренең 1-4 сыйныф укучылары арасында Республика мәдәни-белем бирү проектына йомгак ясалды. Бәйрәмдә мәдәният идарәсе җитәкчесе Нуриев Рамил Бари улы муниципаль этапта «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге», «Иң актив сыйныф» номинацияләрендә җиңүчеләрне котлады, аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә 1, 2, 3 урыннарны алган проект җиңүчеләре Казан шәһәренең «Әкият» балалар театрында булдылар, анда проект нәтиҗәләре буенча тантаналы чара узды, аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучылар «Изумрудный город» театрының «Правильное МЫШление» дип исемләнгән спектакль карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International