«Жәйге чорда балалар травматизмын кисәтү» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.

2021 елның 4 июне, җомга

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 03.06.11 көнне Шәфкать Туташы Иксанова Юлия Сергеевна балалар белән «җәйге чорда балалар травматизмын кисәтү» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.
Балалар белән бергә велосипедларда, роликлы тимераякта, самокатларда, скейтбордларда йөрү кагыйдәләре, шулай ук урамда, өйдә һәм сулыклар янында дөрес тәртип турында фикер алыштылар. Шулай ук балалар травматизмын булдырмау өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бергә кабатладылар.
Бу тема бик актуаль, чөнки җәйге каникуллар башланды һәм күп кенә балалар көннәр буе урамда. Һәм һәрвакытта да өлкәннәр аларны контрольдә тота алмый. Шуңа күрә балалар үзләре барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен дә яхшы үзләштерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International