4 июнь көнне китапханәче Салимова Т.Х. АНО “ЦСП “НАЗ” да ял итүчеләр өчен “ Җир бәйрәме – Сабантуй” дигән тематик сәгать уздырды. Чара барышында Сабантуй тарихы, йолалары белән таныштылар. Әлеге чарада якташ язучы Дальфира апа Галимова да катнашты, шигырьләрен сөйләде. Биредә ял итучеләр, якташ язучыларыбызның Сабантуйга багышланган шигырьләрен укыдылар.