Китапханәче кече сыйныф укучылары өчен “Планетада күңелле халык яши” дип исемләнгән балалар бәйрәме үткәрде. Балалар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Чара "Китап белән җәй" күргәзмәсе дип исемләнгән китапларны күзәтү белән тәмамланды.