Россиядә Пушкин көнен билгеләп үткәндә, С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре Комсомол мәйданында «Рус шигърияте кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә шагыйрьнең әдәби әсәрләре, әкиятләргә иллюстрацияләр тәкъдим ителде.