Россия көне алдыннан уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., «Милосердие» тернәкләндерү үзәге балалары өчен, «Россия байлыгы»дип исемләнгән танып-белү уены үткәрде. Чара башында Гөлнара Фәритовна «Россия көне»бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Танып-белү уены барышында балалар Россиянең дәүләт символикасын, шулай ук аны бөтен дөньяда таныйлар торган рәсми булмаган символларны күрсәттеләр: каен, матрешка, балалайка һ.б. Соңыннан балалар «Безнең Ватан - Россия» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Россия тарихы буенча китаплар тәкъдим ителде.