«2019-2025 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның 19-20 июнендә Питрәч районының Әлвидино авылында өченче тапкыр «Элбэдэн «хәрби уеннары»тарихи реконструкция фестивале узачак. Фестиваль Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән һәм Советлар Союзы Герое, Питрәч районында туып-үскән легендар Брест крепостен саклаучы П.М. Гаврилов батырлыгына багышланган. Фестивальдә 250дән артык реконструктор катнашыр дип көтелә, 30дан артык хәрби техника һәм авиация җәлеп ителәчәк. Вакыйгага Брест Цитаделенең декорацияләре әзерләнә:Көнчыгыш форт, Гаврилов капониры, Кобрин капкасы һ.б. фестиваль кысаларында 1921 елның 19 июнендә 11: 00 сәгатьтә яшьләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика чемпионатын уздыру планлаштырыла.
Өстәмә мәгълүматны яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе 884364 4-01-20 телефоны буенча белә аласыз