Мәгълүмат сәгате: «Символы России»

2021 елның 11 июне, җомга

10 июнь көнне Үзәк китапханәдә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Тылсым»га йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен, китапханәче Заһидуллина Г.Ф. «Россия символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар Россия Федерациясе символлары: герб, флаг һәм гимн белән таныштылар. Дәүләт символларының нәрсә икәнлеген, алар ни өчен кирәк булуын, күп гасырлар дәвамында ничек барлыкка килүен һәм ничек үзгәрүен белделәр. Уен өлешендә рәсем фрагментлары ярдәмендә РФ гербы һәм флагы барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International