2021 елның 10-11 июнь көннәрендә «Зилант» спорткомплексында пляж волейболы мәйданчыгында Россия көненә багышланган пляж волейболы буенча егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында турнир узды.

2021 елның 11 июне, җомга

2021 елның 10-11 июнь көннәрендә «Зилант» спорткомплексында пляж волейболы мәйданчыгында Россия көненә багышланган пляж волейболы буенча егетләр һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында турнир узды. Барлыгы 12 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде: кызлар һәм хатын-кызлар арасында 1 урын-Исламова Руфинә һәм Галиуллина Азалия, 2 урын-Паюрова Екатерина һәм Галиуллина Рузалия, 3 урын – Кашапова Илүзә һәм Иксанова Диана, егетләр һәм ир - атлар арасында 1 урын - Галимҗанов Марат һәм Садыйков Ислам, 2 урын-Ганиев Самат һәм Минибаев Адель, 3 урын-Вәлиуллин Рамил һәм Галимҗанов Ильшат. Командалар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Катнашучыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International