Сабан туе 13 июньдә Киндеркүл авылы янындагы тугайда узачак.
Кукмараның Сабантуй бәйрәме программасын QR-код ярдәмендә карап булачак. Бу турыда бәйрәмне оештыручылар хәбәр итте.
13 июньдә, Сабантуй көнне, мәйданның төп капкасы янында QR-код куелачак. Аның ярдәмендә бәйрәм зоналары һәм программасы белән танышып булачак.