Сабантуй инде күптән милли чикләрне үтеп чыгып, гомумхалык бәйрәменә әверелде. Хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, көчлелектә, җитезлектә көч сынашу, бергәләшеп күңел ачу барлык яшьтәге, милләттәге, диндәге кешеләрне берләштерә, кунакчыллык, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
Бәйрәмнәребез күңелле үтсен, хөрмәтле райондашларыбыз, кунакларыбыз! Сабантуйның кабатланмас рухы ел буена җитәрлек энергия бирсен. Сәламәт булыйк, ил-көннәребездә тынычлык хөкем сөрсен»
Хөрмәт белән район башлыгы С. Д. Димитриев