16 июнь көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Фирдания Закирова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен «Юл фәннәре әлифбасы» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Чара башында ул китапханә буенча экскурсия үткәрде, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, төрле хезмәт күрсәтү зоналары белән таныштырды.
Соңыннан Фирдания Фирдинант кызы балаларны юл билгеләре белән таныштырды, юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде, светофорның кызыл, сары, яшел төсләре турында сөйләде. Балалар «Әияти транспорт» викторинасы сорауларына җавап бирде, юл йөрү кагыйдәләрен ныгытты. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.