Бүген С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4нче мәктәп каршындагы лагерьда ял итүче балалар кунакта булды. Китапханәче Алсу Баһавиева «Солнечное настроение» дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар төрле күңелле һәм танып-белү уеннарында катнашты, биремнәр үтәде, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде.