Зур Сәрдек авылы китапханәсендә төрле яшьтәге балалар белән “Куркынычсыз Интернет – минем дустым” дигән сыйныф сәгате үтте.Балалар Рунет, интернет кебек төшенчәләрнең мәгънәләрен китапханә фондында булган сүзлекләрдән карап белделәр. Интернеттан файдалану буенча төрле биремнәрне үтәделәр.