Бүген район үзәк дәваханәсенә баш табиб итеп Рәхмәтуллин Вадим Булат улы билгеләнде. Аны район үзәк дәваханәсе коллективына тәкъдим итү чарасында республика Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ильдар Фатихов, район башлыгы Сергей Димитриевлар катнашты. - Кукмара үзәк дәваханәсе республика дәваханәләре арасында лидерлар сафында. Коллектив, кадрлар көчле, дәваханә җитәкчесе һәрвакыт аларга таянып эшләде, - диде үз чыгышында Илдар Разин улы. - Бүгенге көнгә төп максат – “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру, диспансеризацияне сыйфатлы итеп үткәрү, диспансер күзәтүләрне тиешле дәрәҗәдә алып бару. Әлбәттә, көнүзәк мәсьәләләрнең беренчесе – коронавируска каршы көрәш. Ә вакцинация ясату төп инструмент булып тора. Коллектив иммунитет булдыру – бүгенге көндә зур бурыч. Яңа баш табибка район хакимияте белән берлектә сәламәтлек саклау өлкәсендә стратегик план булдырып, шуның нигезендә эшләү бурыч итеп куела. Аңа хезмәтендә уңышлар телибез. Әлеге очрашуда район башлыгы 45 ел буе сәламәтлек сагында торып, шуның 21 елын район үзәк дәваханәсенең баш табибы булып эшләгән Хәлиев Равил Билал улына нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Һәм Равил Билал улына “Кукмара муниципаль районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелде.