6 август көнне Үзәк китапханәдә «Современница» хатын-кызлар клубының "Туклану һәм сәламәтлек: ничек дөрес тукланырга?" темасына багышланган чираттагы утырышы узды. Клуб әгъзалары китапханәче Пахомова В.Г. белән бергәләп, “Нинди туклануны сәламәт туклану,-дип атарга була? Яхшы кәеф булсын өчен өчен нәрсә эшләргә кирәк?”- дигән сорауларга җавап эзләделәр.