Медицина сәгате

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә даими рәвештә Медицина сәгате уздырыла. Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова үткәргән дәрестә «Телефонның күрү сәләтенә йогынтысы»турында сөйләнде.

         Гөлчәчәк Илдар кызы электромагнит нурланышның, чыннан да, кеше организмына билгеле бер йогынты ясавын аңлатты. Галимнәр мәгълүматларына караганда, күп кенә кәрәзле телефон кулланучыларның баш авыртуларына, баш әйләнешенә,  колак артында җылылык хисенә, күңел болгануга, артык талчыгуга шикаять белдерүләре ачыкланган.

         Балаларга бу мәгълүмат бик кызыклы булды. Алар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International