10 нчы август көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан , социаль ярдәм үзәге “ НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен “Кодрәтле һәм матур син туган тел” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Әлеге чарада ял итүчеләр татар, рус, удмурт телләрендә шигырьләр укыдылар. Бу очрашу татар халкының гимнына әйләнгән шагыйрь Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.