«Яшүсмер-2021» ведомство ара профилактик операциясе кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләдән булган ун балигъ булмаган балалар өчен «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм спорт ветераны, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм спортны пропагандалаучы Зәкиев Артур Августович тарафыннан «Җәяүле туризм» дигән чара оештырылды. Балалар туристлык җиһазлары белән таныштылар. Аның нинди булуын һәм ни өчен хезмәт итүен белделәр. Компас белән дөрес эшләргә өйрәнделәр. Балалар бик теләп һәм актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.