«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (алга таба СПИД Үзәге) Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышы проблемасына кагылган затларга югары квалификацияле махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә торган төп дәвалау-профилактика учреждениесе булып тора.
СПИД үзәге 1989 елның 14 августында оештырыла («РСФСРда СПИДны профилактикалау хезмәтен оештыру турында» 24.04.89 ел, № 62 РСФСР ССМ боерыгы, «Татарстан АССРда кеше иммунодефициты вирусының таралуын кисәтү буенча кичектергесез чаралар турында»27.06.89 ел, № 13 ТАССР Министрлар Советы Президиумы утырышы беркетмәсе). Юридик зат хокукы белән мөстәкыйль учреждение статусына ия (ТР ССМ 14.08.89 ел, № 419 боерыгы).
СПИД Үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Николай Ершов ур., 65
Аерымланган структур бүлекчәләр:
— 1нче лаборатория корпусы (Казан шәһәре, Вишневский ур., 2а);
— 2 нче лаборатория корпусы (Казан шәһәре, Комаров ур., 10).
Филиаллар:
— «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалы («ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар РҮХ» ДАССОның филиалы (Яр Чаллы шәһ.).
— «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт шәһәрендәге филиалы («ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авырулар РҮХ» ДАССОның филиалы (Әлмәт шәһәре).
СПИД Үзәге-Профессионал-фикердәшләр коллективы, ул ВИЧ-йогышы белән бәйле проблемаларны бетерүгә, аны Россия Федерациясендә таратуга каршы дәүләт стратегиясен гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.
Үзәктә югары квалификацияле белгечләр эшли: табиб-инфекционистлар, табиб-эпидемиологлар, табиб-дерматовенерологлар, табиб-педиатрлар, клиник лаборатория диагностикасы табиблары, психотерапевтлар, медицина психологлары, табиб-акушер-гинеколог, табиб-невролог, социаль эш буенча белгечләр, баш белгеч-юрисконсульт.
Үзәкнең миссиясе: нәтиҗәле профилактик чаралар кулланып һәм һәр пациентның сәламәтлегенә ярдәм итеп, клиник практика, мәгариф һәм медицина фәненең интеграциясе аша сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү.
Үзәкнең стратегик максатлары:
Медицина һәм фармацевтика өлкәсендә ачышларның һәм инновацияләрнең дөньякүләм лидерларының берсе, иммун системасы патологиясенә бәйле авыруларны профилактикалауның, диагностикалауның һәм дәвалауның нәтиҗәле методларын эзләгәндә җәлеп итү үзәге, нәтиҗәле дәвалау-профилактика ярдәме күрсәтү һәм медицина кадрларын практик өйрәтү өчен заманча база булырга, аларны җәлеп итү үзәге булырга тиеш.:
- илебез сәламәтлек саклавының югары сыйфаты һәм глобаль конкуренциягә сәләте.
- халыкның ВИЧ-йогышы белән авыруына бәйле рәвештә җәмгыятьнең социаль-икътисади югалтуларын киметү.
- пациентның һәм аның якыннарының Татарстан Республикасы СПИД үзәге белән хезмәттәшлеге вакытында максималь уңай психологик һәм профессиональ мохит булдыру.
СПИД Үзәге эшчәнлегенең юнәлеше:
Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекцияне, хроник вируслы гепатитны, СПИД-ассоциацияләнгән авыруларны, шул исәптән халыкның иң зәгыйфь төркемнәре арасында (инъекцион наркотикларны кулланучылар, җенси юл белән тапшырыла торган инфекцияләр белән авыручы затлар һ.б.) мониторинг, диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау чараларын оештыру һәм уздыру.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә ВИЧ-йогышы белән авыручыларга диспансер күзәтүен, ВИЧ-инфекцияле кешеләргә амбулатор-поликлиника һәм стационар медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү.
ВИЧ-инфекция һәм СПИД-ассоциацияләнгән авыруларны дару препаратлары белән тәэмин итү.
ВИЧ-инфекцияне, СПИД-ассоциацияләнгән авыруларны, вируслы гепатитларны (иммун статусын һәм вирус йөкләнешен билгеләү белән), җенси юл белән тапшырыла торган авыруларны, хастаханә эчендәге инфекцияләрне лаборатор диагностикалауны гамәлгә ашыру, башка клиник-лаборатор тикшеренүләр уздыру, шул исәптән тикшеренүләр референсы.
ВИЧ-йогышы, вируслы гепатитлар, СПИД-ассоциацияләнгән авырулар һәм инфекцияләр диагнозын верификацияләү максаты белән арбитраж тикшеренүләр үткәрү.
ВИЧ-инфекцияне, СПИД-ассоциацияләнгән авыруларны, вируслы парентераль гепатитларны, хастаханә эчендәге инфекцияләрне диагностикалауның эчке һәм тышкы сыйфатын тикшерү Татарстан Республикасы лабораторияләре тарафыннан үткәрелә.
ВИЧ-йогышын диагностикалау лабораторияләренең айлык хисапларын җыю һәм анализлау, тиешле оешмаларга Җыелма Хисаплар бирү.
ВИЧ-йогышы, СПИД-ассоциацияләнгән авырулар һәм хастаханә эчендәге инфекцияләр вакытында халыкка консультатив, диагностик, дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенә оештыру-методик җитәкчелек итү.
ВИЧ-йогышы белән авыручыларга консультатив, диагностик, дәвалау-профилактик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлеген оештыру-методик яктан тәэмин итү.
ВИЧ-инфекцияне, СПИД-ассоциацияләнгән авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча методик әдәбият, белешмәлекләр, брошюралар чыгару һәм тарату.
ВИЧ-йогышы һәм СПИД-ассоциацияләнгән авырулар белән зарарлану куркынычына дучар булган халык төркемнәре белән, шул исәптән больничный эчендәге авыруларны профилактикалау эшен оештыру.
Профилактика, диагностика һәм дәвалауның яңа ысулларын эшләү, гамәлгә кертү һәм апробацияләү белән фәнни-методик эшчәнлекне оештыру һәм үткәрү, ВИЧ/СПИД проблемалары буенча фәнни-гамәли эшләр башкару.
Белем бирү учреждениеләрендә ВИЧ-инфекцияне әхлакый-җенси тәрбияләү һәм профилактикалау буенча программаларны эшләү, гамәлгә кертү һәм үткәрү.
СПИД үзәге компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча конференцияләр, киңәшмәләр, семинарлар оештыру һәм үткәрү.
Халык арасында, шул исәптән социаль реклама алымнарын, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм реклама эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмаларны җәлеп итеп, санитар-профилактик эш алып бару.
Иҗтимагый һәм башка коммерцияле булмаган оешмалар, урта/югары уку йортлары, фән өлкәсендәге учреждениеләр белән хезмәттәшлек итү, грантларны гамәлгә ашыруда катнашу.
ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча норматив хокукый документацияне эшләү
ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычына дучар булган хезмәткәрләрне социаль һәм хокукый яклау.
ВИЧ-инфекцияле кешеләргә хокукый, социаль һәм тернәкләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтү.
Бәйләнеш
"Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге»ДАСУ
Элемтә өчен адреслар: 420061, Казан шәһәре, Николай Ершов ур., 65
Регистратура (пациентларны кабул итүгә язылу): (843) 272-79-19, (843) 272-41-55, (843) 272-79-07
Түләүле хезмәтләр регистратурасы: (843) 272-45-95
Факс: (843) 272-45-77
Ышаныч телефоны (аварияле хәлләр килеп чыкканда, ВИЧ-психологик консультациясе буенча тест үтү мәсьәләләре буенча консультация): (843) 272-70-90
ВИЧ мәсьәләләре буенча психологик консультацияне СПИД үзәгенең югары квалификацияле табиб-психотерапевтлары Мухаметова Роза Нургалиевна, Гайнуллин Юныс Габделбар улы үткәрә
Профилактика бүлеге телефоны (ВИЧ профилактикасы буенча чаралар оештыру, лекцияләр, семинарлар үткәрү, күчмә аноним түләүсез экспресс-тестлар оештыру): +7 (843) 272-01-63
Аварияле хәл килеп туган очракта белгеч киңәшләрен эш көннәрендә (843) 272-79-19 һәм (843) 272-45-95 телефоннары буенча ( 8.00 дән 19.00 гә кадәр), ял һәм бәйрәм көннәрендә (843) 290-29-43 телефоны буенча (9.00 дән 18.00 гә кадәр)алырга мөмкин.
E-mail: centre_spid@tatar.ru
Учреждениенең эш режимы:
дүшәмбе-җомга 8.00-19.00, шимбә 9.00-14.00, якшәмбе-ял көннәре
Баш табиб гражданнарны кабул итә:
Сишәмбе 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр