Җәйге уку залы

2021 елның 20 августы, җомга

19 август көнне Комсомол мәйданында җәйге уку залы эшләде. Үзәк һәм С. Михалков исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре Россия флагы көненә багышланган «Гордо реет флаг России», «Великий флаг – Российский флаг» дип исемләнгән  китап күргәзмәләре оештырды. Китапларга күзәтү үткәрелде, укучыларны флагның тарихы, дәүләт символлары белән таныштырдылар. Балалар табышмаклар чиште, мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде, викторинасы сорауларына җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International