«Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр диспансеризация, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерелә. Әлеге чаралар өчен «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә Лада Ларгус автомобиле бүлеп бирелгән.
2021 елның хисап чорында диспансерлаштыруга 65 яшьтән өлкәнрәк сигез йөз тугыз пенсионер китерелгән. Күптән түгел Кукмара муниципаль районының Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Селочура, Нырья авыл җирлекләрендә яшәүче пенсионерлар тикшерелде.