Татарстанда һава торышының начараюы көтелә: яшенле яңгырлар, урыны белән боз һәм көчле җил булачак. 24 августта көндез һәм кичен кыска вакытлы яшенле яңгырлар,боз, секундына 17–22 метр тизлектә җил булуы фаразлана.