24 август көнне Комсомол мәйданында Үзәк һәм С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчеләре Җәлилчеләрне искә алу көненә багышланган шигырь кичәсе үткәрде. «Җәлил һәм җәлилчеләр», «Җәлилчеләрне искә алу көне» дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырылды.
Парк ял итүчеләр бик теләп шигырь сөючеләр башкаруында шигырьләр тыңладылар.