Татарстанда һава торышының начараюы көтелә: яшенле яңгырлар, урыны белән боз һәм көчле җил булачак. 1 сентярь көндез һәм кичен кыска вакытлы яшенле яңгырлар,боз, секундына 17–22 метрга кадэр тизлектә җил булуы фаразлана.
Яшенле яңгыр астында калсагыз тубәндэге куркынычсызлык чараларын утәргә тырышыгыз:
Агач астына качмагыз - яшен үзеңнән биегрәк булган объектларга ешрак суга. Бу вакытта шул агачтан ике тапкырга биек булган бина янына качарга тырышыгыз.
«Чиста кыр»да «эмбрион позасы»н алыгыз. Аякларыгызны янәшә куеп, бөкрәеп чүгәләп утырыгыз.
Кулчатыр астында тормагыз. Балык тотарга барган булсагыз, кулыгыздагы кармакны читкә ыргытыгыз. Металл предметларга тотынмагыз. Кесәгездә булганнарын шулай ук ташлагыз.
Реклама
Яшеннең киткәнен машина яки автобуска утырып көтәргә була. Аларның металл тышчалары яшеннән саклагыч экран ролен үти.
Өйдә булганда электр приборларын һәм газны сүндерегез.
Тәрәзәгә якын килмәгез. Мич яки каминда ут кабызмагыз. Телефоннан сөйләшмәгез. Эшләп торган телефон электр корылмасы тарата, шуның белән ул үзенә яшенне тартып китерә.