Кукмара районында Кукмара-Шәмәрдән автомобиль юлы участогы ябыла

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Машина йөртүчеләр маршрутны алдан уйларга кирәк.

Кукмара районында Кукмара-Шәмәрдән автомобиль юлы участогы ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кукмара-Шәмәрдән автомобиль юлының 5,4-8,7 чакрым участогында төзекләндерү эшләре бара. Шуңа бәйле рәвештә, 1 ноябрьгә кадәр транспортлар өчен хәрәкәт ябылачак.

Машина йөртүчеләр Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы— Зур Сәрдек-Трыш һәм Сәрдекбаш-Лельвиж-Югары Чура автомобиль юллары аша йөри алалар.

Фото: архив, Эльвира Мөбрәкшина/ «Хезмәт даны»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International