Ел саен планетабыз Бөтендөнья торналар көнен билгеләп үтә. Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсендә дә бу көн билгеләп үтелде. Китапханәче Гөлфия Хафизова 1 нче гимназиянең 3 а сыйныф укучылары һәм “Росинка” клубы әгьзалаы өчен “Торналар турында иң кызыклы фактлар” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.Ул кошлар тормышы, алар хакында күп кенә кызыклы мәгълүматлар турында сөйләде. Шулай ук бу кошлар турындагы китап һәм әкиятләр белән таныштырды.Чара “Журавли” видеофильмын һәм “Төлке белән торна” дип исемләнгән мультфильм карау белән тәмамланды.